news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан августта сатылган машиналар күләме буенча Россиядә дүртенче урынны алган

Төбәкләр рейтингын Мәскәү җитәкли, узган айда анда 16 445 яңа җиңел автомобиль сатылган.

(Казан, 15 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы иң эре җиңел автомобильләр сату базары бишлегенә кергән. Россия автомобиль базарын тикшерүләрне «Автостат Инфо» аналитик порталы тәкъдим итә. Сайт аналитиклары агымдагы быелның август мәгълүматларына таянып тикшерүләр үткәргән.

Төбәкләр рейтингын Мәскәү җитәкли, узган айда анда 16 445 яңа җиңел автомобиль сатылган. Икенче урында Мәскәү өлкәсе (7637 автомобиль), өченче - Санкт-Петербург (7020).

Татарстан августта саткан автомобильләр саны буенча - дүртенче (5025). Лидерлар бишлеген Краснодар крае төгәлли, анда 4519 машина сатылган.

2016 елның август нәтиҗәләре буенча Россия төбәк автобазарлары топ-10 барлыгы 56089 яңа җиңел машина саткан дип билгеләп үтә «Автостат».

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100