Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан аварияләрне европротокол аша иң күп рәсмиләштерүче төбәкләр исемлегенә кергән
Россия автоиминиятчеләре берлеге юл-транспорт һәлакәтен рәсмиләштергәндә европротокол куллану үсешен теркәгән. Оешма мәгълүматлары буенча, 2025 елның гыйнварыннан ноябренә кадәр иминиятчеләр аварияләрне рәсмиләштергәннән соң ГАИ хезмәткәрләре катнашыннан башка бирелгән 761,7 мең гариза алган, дип хәбәр итә ТАСС.
Европротокол ярдәмендә рәсмиләштерелгән гаризалар саны иң күп булган ун төбәк исемлегенә Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Новосибирск өлкәсе, Приморье крае, Чиләбе өлкәсе, Башкортстан, Санкт‑Петербург, Самара һәм Свердловск өлкәләре, шулай ук Татарстан Республикасы кергән. Татарстанда бу чорда 19 714 шундый гариза бирелгән.
Минималь күрсәткечләр төньяк төбәкләрдә теркәлгән: Чукотка автономияле округында 140 гариза теркәлгән, Ненец автономияле округында – 76.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз