news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан аучылары махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен мылтыкларын тапшыра ала

Татарстанда «Хәрбиләргә мылтык һәм сугыш кирәк-яракларын тапшыр» акциясе дәвам итә. Анда битараф булмаган аучылар катнаша. Бу хакта Татарстан Биоресурслар буенча дәүләт комитетында хәбәр иттеләр.

Балык Бистәсе районы аучылары хәрбиләргә шома көпшәле мылтыкны тапшырган. Алынган корал дроннарга каршы көрәш өчен кулланылачак. Махсус операциядә катнашучылар сүзләренчә, моның өчен 12 калибрлы шома көпшәле мылтыклар иң нәтиҗәлесе дип санала.

Акциягә кушылу өчен Росгвардиясенең лицензия-рөхсәт эше район бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Мисал өчен, казанлылар мылтыкны Лазарев урамындагы 16нчы бинага китерә ала.

Махсус хәрби операция зонасына мылтыкларны Балтач, Бөгелмә һәм Ютазы районнары аучылары тапшырган инде.

news_right_1
news_right_2
news_bot