news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан аучысы Чувашиядә үлгән

Ир-атны поезд бәрдереп киткән.

(Казан, 12 ноябрь, «Татар-информ»). Яшел Үзән шәһәре кешесе Чувашиядә тимер юлда алган җәрәхәтләрдән үлгән, дип хәбәр итә җирле вакытлы мәгълүмат чаралары.

Төрләмә-Свияжск станцияләре арасында 73 яшьлек Яшел Үзән шәһәре кешесе мәетен табып алганнар. Аның шәхесен кесәсендәге аучылык билеты аша ачыклыйлар. Мәет яннан ерак түгел ау мылтыгы да табылган.

Беренчел мәгълүматлар буенча, ир-ат тимер юл кырыеннан барган һәм күз күреме начар булу сәбәпле, якынлашып килгән поездны күрмәгән, ә ул аны бәрдереп киткән.

Әлеге факт буенча Чувашия Россия Эчке эшләр министрлыгының тимер юл линия бүлегендә тикшерү эшләре башланган.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot