news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан атучысы Артем Копыстынский Россия Кубогында “алтын” яулады

Өстәмә раундта ул Липецкидан Максим Смыковны җиңде

  (Казан, 23 сентябрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә “Липецкий металлург” спорт клубында стендка ату буенча Россия Кубогының сигезенче этабы уза. Ир-атлар турнирында спорт мастеры Артем Копыстынский югары баскычка менде, дип хәбәр итә ТР Стендка ату федерациясе матбугат хезмәте.

Ярымфиналда татарстанлы беренче атуда ук Липецк өлкәсеннән Алексей Гуляевны җиңде.

Финал катлаулы һәм киеренке узды. Копыстынский һәм Липецк стендка ату мәктәбе данын яклаучы Максим Смыков арасындагы исәп 9:9 булды, шул сәбәпле, төп вакытта җиңүчене ачыклый алмадылар. Нәтиҗәдә, алтын медаль язмышын өстәмә раунд хәл итте: анда Татарстан атучысы өстен булып чыкты. Матч 4:3 исәбе белән татарстанлы файдасына тәмамланды.

Хатын-кызлар арасында Светлана Крашенинникова яхшы атучы буларак үзен танытты. Әмма ул 3нче урын өчен матчта Липецкидан Юлия Савильевага 8:11 исәбе белән оттырды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100