Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды
Имтихан тапшырырга килгән Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ведомство җитәкчесе буларак, БДИ үткәрү тәртибен аңлыйсы килүен әйтте.
(Казан, 22 февраль, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Бүген Татарстан Россия мәгариф һәм фән күзәтчелеге федераль хезмәте оештырган “Ата-аналарның бердәм БДИ тапшыру көне” Бөтенроссия акциясенә кушылды.
Казанда 8нче гимназия мәйданында – Мәгариф үзәгендә чыгарылыш сыйныф укучыларының әти-әниләре рус теле буенча дәүләт имтиханы тапшырды. Әлеге чарага республика парламенты депутатлары, югары уку йортлары проректорлары, спортчылар, актерлар һәм журналистлар кушылды.
Акциядә катнашу өчен республика халкыннан 800дән артык гариза кергән. Казаннан шуларның - 45е, дип хәбәр итте Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының Белем өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Гөлнара Габдрахманова.
Имтиханга килгән Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов ведомство җитәкчесе буларак БДИ үткәрү тәртибен күрәсе-аңлыйсы килүен әйтте. “Аның тирәсендә күптөрле мәгълүмат йөри, шунлыктан үзем беләсем килә”, - дип аңлатты ул.
“Барысы да план буенча барды. Материаллар бастыру яхшы узды. Имтиханга беркем дә соңга калмады. Катнашучылар сигез бирем эшләде, соңгысы кечкенә инша язу иде”,- дип сөйләде соңыннан журналистларга Гөлнара Габдрахманова.
“Мин шундый нәтиҗә ясадым, БДИ тапшыру дикъкатьле булуны таләп итә. Хәтта документларны дөрес итеп тутыру өчен дә. Яшьләргә игътибарны туплау проблемалырак, җиңел генә түгел”, - дип фикерләре белән бүлеште имтиханда катнашкан Римма Ратникова.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз