Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан аша узучы тимер юлларда һәлакәтләр саны арткан
Быел һәлак булучылар арасында яшүсмер дә бар.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 декабрь, "Татар-информ”, Лилия Локманова). Татарстан аша узучы тимер юлларда һәлакәтләр саны арткан. Узган елның шушы вакытына 11 юл-транспорт һәлакәте килеп чыккан булса, быел бу сан 12гә җиткән. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советының 24 нче утырышы барышында Горький тимер юллары Казан территориаль идарәсе җитәкчесе Александр Черемнов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтләрендә быел 1 кеше һәлак булган.
Юл-транспорт һәлакәтләренең 58 проценты тимер юлларны аркылы чыгу өлешләрендә килеп чыккан. Шул сәбәпле, Александр Черемнов республикада андый берничә урынны ябарга рөхсәт бирелүен әйтте.
Горький тимер юллары Казан территориаль идарәсе җитәкчесе хәбәр иткәнчә, күчмә составның бәрдерүе һәм электроҗәрәхәтләр нәтиҗәсендә быел 23 кешенең гомере өзелгән. Зыян күрүчеләр арасында 3 яшүсмер дә бар, аларның берсе һәлак булган. Узган ел да 23 кеше шулай зыян күргән, әмма һәлак булучылар теркәлмәгән.
“Яшүсмерләр белән килеп чыккан бәхетсезлек очраклары, күпчелек, әти-әниләрнең игътибарсызлыгыннан, укытучыларның эшләп җиткермәвеннән һәм тимер юлларны кичкәндә гап-гади юл йөрү кагыйдәләрен үтәмәүдән килеп чыга”, - диде Александр Черемнов. Ул шулай ук “Россия тимер юллары” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең бу өлкәдә күрелгән профилактика чаралары белән дә таныштырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз