news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан АСЕАН илләре белән IT-өлкәдә хезмәттәшлек итәргә әзер булган юнәлешләрне атады

Татарстан АСЕАН илләре белән IT-өлкәдә хезмәттәшлек итәргә әзер булган юнәлешләрне атады
Фото: © Динара Прокопьева, «Татар-информ»

Татарстан АСЕАН илләре белән ясалма фәһем өлкәсендә хезмәттәшлек итәргә әзер. Бу хакта Казандагы Бәшир Рәмиев исемендәге IT-паркта узган Россия – АСЕАН эшлекле форумы сессиясендә Татарстан Республикасының «Мәгълүмати технологияләр үзәге»нең бизнесны үстерү буенча директоры Камил Газизов белдерде.

«Тәкъдим итеп була торган төп юнәлеш – ясалма фәһем өлкәсендә хезмәттәшлек. Безнең республикада берничә проект гамәлгә ашырыла, ясалма фәһемне үстерү буенча республика программасы кабул ителде», – диде Газизов.

Аның сүзләренчә, Татарстанга АСЕАН илләрендә бу өлкәсендә нинди эшләр башкарылуы кызыклы булыр иде.

Фото: © Динара Прокопьева, «Татар-информ»

Газизов күтәргән тагын бер мөһим тема – дәүләт хезмәтләрен цифрлаштыру.

«Шулай ук дәүләт сервислары турында сөйләшү кызыклы булыр иде, дип уйлыйм. Мәсәлән, бүгенге көндә Индонезия илкүләм мәгълүмат платформасын булдыра, ә без уртача компьютерлаштырылган илләр өчен цифрлы ID актуаль булыр иде, дип саныйбыз. Без бу мәсьәләләр турында аралашырга һәм тәҗрибәбез белән уртаклашырга әзер, чөнки бездә болар барысы да күптән эшләнгән», – дип хәбәр итте спикер.

Ул АСЕАН илләре белән хезмәттәшлекне җайга салу өчен бизнес юнәлешендә эшче төркемнәр оештырырга тәкъдим итте.

«Мин сезнең тәҗрибәгезне өйрәнергә, үз тәҗрибәбез турында сөйләргә һәм озак еллар дәвам итәчәк үзара файдалы хезмәттәшлекне җайга салырга теләр идем», – дип йомгаклады сүзен Татарстан вәкиле.

news_right_1
news_right_2
news_bot