news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан арзанлы бензин һәм дизель ягулыгы буенча Идел буе округында беренче урынны алды

28 августка булган мәгълүматлар буенча, Татарстанда бензинның уртача бәясе Идел буе федераль округында иң түбәне - 51,12 сум. Росстат мәгълүматлары шуны раслый.

Әгәр аерым маркалар буенча карасаң, Идел буе федераль округы белән чагыштырганда республикада иң арзанлы бензин – АИ-92, ул 49,04 сум тора. Икенче урында – Башкортстан (49,13 сум), өченчедә – Самара өлкәсе (49,34 сум).

АИ-95 маркалы бензинның бәясе (53,34 сум) буенча Татарстан, Башкортстаннан (52,76 сум) һәм Оренбург өлкәсеннән (53,16 сум) генә калышып, өченче урынны алган. Республикада АИ-95 маркалы бензинның уртача бәясе 64,45 сум тәшкил итә. Бу Удмуртиягә (60,3 сум), Оренбург өлкәсенә (63,23 сум), Мордовиягә (63,25 сум), Башкортстанга (63,32 сум) һәм Чувашиягә (63,83) караганда кыйммәтрәк.

Моннан тыш, Татарстанда округ буенча дизель ягулыгына ия түбән бәя теркәлгән – 57,46 сум. Икенче урында – Ульяновск өлкәсе (57,73 сум), өченчедә – Түбән Новгород өлкәсе (58,1 сум).

news_right_1
news_right_2
news_bot