news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан артистлары Президент сайлауларында Прагада чират торып тавыш бирде

17-19 март көннәрендә Казанның Г.Тукай филармониясе әдәби-музыкаль лекторие иҗат коллективы Чехиядә гастрольдә.

Татарстан артистлары Президент сайлауларында Прагада чират торып тавыш бирде
В.Васильевның vk.com битеннән

(Казан, 18 март, «Татар-информ», Рузилә Мөхәммәтова). Бүген Казанның Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе әдәби-музыкаль лекторие артистлары Россия Президентын Прагадагы Россия илчелегенә килеп сайлады. Лекторий җитәкчесе, Татарстанның атказанган артисты Владимир Васильев үзенең социаль челтәрдәге битендә илчелек янындагы озын чиратны видеога һәм фотога төшереп элеп куйган.

17-19 март көннәрендә Филармония әдәби-музыкаль лекторие Чехиядә гастрольләрдә. Артистлар ике ил арасындагы мәдәни багланышлар кысаларында чыгыш ясый. Кичә алар Прагада концерт куйды. Татарстанның халык артисты Георгий Ибушев, Татарстанның атказанган артистлары Владимир Васильев һәм Роман Чуйнов, Халыкара конкурслар лауреатлары Гөлнара Байназарова һәм Дарья Леванова татар, рус һәм чит ил романсларын, халык җырларын башкарды. 19 мартта концерт Брнода кабатланачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot