news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан артистлары Мордовиянең Ләмбрә авылында ачык һавада кичке концерт куя

Иртәгә, 2 июльдә, Аксенов авылында Федераль авыл Сабан туеның төп чаралары узачак.

Татарстан артистлары Мордовиянең Ләмбрә авылында ачык һавада кичке концерт куя
Рифат Каюмов

Бүген Бөтенроссия авыл Сабан туе уңаеннан Татарстан артистлары Мордовиянең татарлар күпләп төпләнеп яшәгән Ләмбрә авылында ачык һавада концерт куя.

Концерт алдыннан халыкны Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев белән Мордовия Хөкүмәте рәисе Владимир Сидоров сәламләде.

«Иң яраткан Сабантуй бәйрәмебез Мордовия җиренә дә килеп җитте. Елдан-ел аның географиясе киңәя. Мордовиядә команда - төпле, бердәм. Татарлар белән бүгенге федераль авыл Сабан туена шундый яхшы әзерләнгәннәр. Барып, күреп тә килдек», - диде Васил Шәйхразыев Ләмбрә авылында Татарстан артистлары концерты башланыр алдыннан.

Васил Шәйхразыев Мордовия Республикасы башлыгы Артем Здуновка зур рәхмәтен җиткерде.

Владимир Сидоров исә концертка җыелган халыкны Артем Здунов исеменнән сәламләде һәм татарстанлыларга Мордовия татарларына концерт бүләк иткәне өчен рәхмәт белдерде.

19:00 сәгатьтә башланган концерт 21:30 сәгатьтә фейерверк белән тәмамланачак.

Иртәгә, 2 июльдә, Аксенов авылында Федераль авыл Сабан туеның төп чаралары узачак. Сабантуйда «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесе дә катнаша.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100