news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан арпасын Иранга экспортладылар

Су транспорты Әстерханга кадәр Идел елгасы буйлап бара, аннары ашлыкны диңгез корабларына төяп, Каспий диңгезе буйлап Иранга озаталар.

Татарстан арпасын Иранга экспортладылар
https://agro.tatarstan.ru

(Казан, 25 август, «Татар-информ»). Тәтеш элеваторы быел беренче тапкыр чит илгә ашлык төяп озатты — Иран Ислам Республикасына 18 мең тонна арпа китте. Аны 8 елга корабына төяп җибәрделәр. Тәтеш ХПП базасында яңа предприятие 2019 елның апрелендә ачылды, төп фондларны ремонтлау, модернизацияләү һәм төзү буенча күп эшләр башкарылды. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итте.

«Элеваторда ашлык кабул итү, чистарту, киптерү, җибәрү һәм саклау хезмәтләре күрсәтәбез. Йөк ташу елга транспортында башкарыла. Сәгатькә 80 тоннага кадәр ашлык төяп җибәрелә. Хәзер Идел аръягы зонасы ашлыгын Иранга чыгарабыз, алга таба Төркиягә җибәрүне планлаштырабыз. Ремонт эшләреннән соң кабул итү куәте тәүлегенә 2000 тоннага кадәр артты, бер саклауга куйганда 32 мең тоннага кадәр куярга мөмкин», — ди генераль директор Рафаэль Низамов.

Яңа ашлык чистарту җайланмалары ашлыкны комбайнның үзеннән үк алырга мөмкинлек бирә. Ашлыкны төрле катнашмалардан, бозылган, кондицияле булмаган орлыклардан чистарталар, бу товар продуктының озак сакланышын тәэмин итә.

Шуннан соң ашлыкны 2 мең тонна сыйдырышлы елга корабларына төяп озаталар. Су транспорты Әстерханга кадәр Идел елгасы буйлап бара, аннары ашлыкны диңгез корабларына төяп, Каспий диңгезе буйлап Иранга озаталар. 2019 елдан башлап Тәтештән Татарстан кырларында үстерелгән ашлык белән 19 кораб җибәрелгән инде.

«2021 елга кабул итү егәрлеген тәүлегенә 4000 тоннага кадәр арттыру, киптерүне сәгатенә 150 тоннага кадәр җиткерү, су транспортына төяп җибәрүне сәгатенә 100 тоннага кадәр арттыру күздә тотыла. Чит илләрдә Татарстан ашлыгы белән кызыксыналар Бодай экспортлауны планлаштырабыз, моның өчен егәрлекне арттырырга кирәк, димәк, ярдәм кирәк булачак», — ди директор.

Җитештерүне уңышлы үстерүнең төп нигезе — кешеләр. Бүген биредә 70 кеше эшли. Аларның кайберләре озак еллар элеккеге ХППда эшләгән, икенчеләре күптән түгел килгән һәм алар барысы да аграрийлар бик теләп файланыр дигән ышаныч белән яңа предприятие торгызу эшенә үз өлешләрен кертергә тырышалар, диелә хәбәрдә.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100