Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан «Армия-2024» күргәзмәсендә 30 экспонат тәкъдим итте
Татарстан «Армия-2024» X Халыкара сәнәгать күргәзмәсендә 30 экспонат тәкъдим итте. Бу хакта республика Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы Телеграм-каналында хәбәр ителә.
«Патриот» күргәзмә үзәге территориясендә республика предприятиеләре продукциясе экспозициясен күрергә мөмкин. Анда шул исәптән «Братишка» һәм «Младший» пилотсыз чылбырлы платформалар, шартлаудан сакланган утыргычлар, корабль модельләре, квадрокоптер, КАМАЗ, Казан вертолет заводы, Ремдизель һ.б. продукциясе үрнәкләре бар. Күргәзмәдә Татарстан Республикасы делегациясен республика сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко җитәкләде.
Моннан тыш, күргәзмә мәйданчыгында «Ак Барс» суднолар төзү корпорациясе һәм «Алмаз-Антей» һава-космик оборона концерны суднолар төзү, проектлау һәм башка фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык проектларында хезмәттәшлек итү турында килешү имзалады. Документны имзалауда Татарстан суднолар төзү корпорациясе генераль директоры Ренат Мистахов, шулай ук «Алмаз-Антей» концерны генераль директоры урынбасары Александр Ведров катнашты.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз