Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан архивында кадрда Муса Җәлил булган бердәнбер видеоязма саклана
Муса Җәлилнең видеоязмаларга эләкмәвен кинооператор Гәрәй Әмиров шагыйрьнең тыйнаклыгы белән аңлата.
(Казан, 17 март, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Кадрда Муса Җәлил булган бердәнбер видеоязма саклана. “Татар-информ” агентлыгы Татарстан Республикасының Үзәк дәүләт аудиовизуаль документлар архивындагы шушы видеоязманы тәкъдим итә.
Билгеле булганча, архивта 1920 елгы Казанда төшерелгән кадрлар да бар. Ә менә 1941 елда хәрби хезмәткә чакырылганчы Казанда яшәгән шагыйрь катнашындагы видеоязмалар юк.
Бу кадр 1940 елда Татарстан язучылары катнашындагы җыелышларның берсендә төшереп алынган. Әлеге кадрлар беренче тапкыр 1976 елда, шагыйрьнең тууына 70 ел тулуга багышланган “На Волге широкой” тапшыруында күрсәтелгән. Кинокадр нибары 2 секунд тирәсе дәвам итә. Муса Җәлилне видеоязмага төшергән кинооператор Гәрәй Әмиров моны Җәлилнең тыйнаклыгы һәм камерага төшәргә яратмавы белән аңлата.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз