news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан архивы “Бүләк итү көннәре” уздыра

19 декабрьдә “Минем гаиләмдәге иң борынгы басма” конкурсына да йомгак ясалачак.

(Казан, 18 декабрь, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). 19 декабрьдә Татарстан дәүләт архивы һәм республиканың дәүләт архив комитеты “Бүләк итү көне” оештыра. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә Татарстан дәүләт архивының матбугат хезмәтеннән Ленар Нагыймов хәбәр итте.

Бу көнне Татарстан халкын гаиләсендә сакланган фото, хат һәм документларны архивка бүләк итәргә чакыралар. Архивка тапшырылган экспонатлардан күргәзмә дә оештырыла.

“Бүләк итү көннәре” кысаларында узган “Минем гаиләмдәге иң борынгы басма” конкурсына да йомгак ясалачак. Әлеге конкурста Татарстанның 23 районы һәм шәһәреннән катнаштылар. Барлыгы 80 гариза кабул ителгән, иң өлкән конкурсантка - 80, ә иң яшенә 6 яшь.

“Бүләк итү көне” һәм акциядә катнашкан “Минем гаиләмдәге иң борынгы басма” конкурсының җиңүчеләре 19 декабрьдә 16:00 сәгатьтә Казанның Ново-Песочная урамы, 44 йортта урнашкан Татарстан республикасының архив эшчәнлеге комитетында бүләкләнәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot