news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан Арбитраж суды “Адонис”ка карата банкротлык эшен башлады

Предприятиенең 1 млн бурычы, процентлары сыйфатында плюс тагын 21 мең һәм 23 мең дәүләт пошлинасы чыгымнары бар.

(Казан, 1 ноябрь, "Татар-информ"). Татарстан Арбитраж суды “Тензор” җәмгыяте дәгъвасы буенча “Адонис”ка карата банкротлык эшен башлады. Бу хакта корпоратив мәгълүматларны ачу сайтында хәбәр ителә.

Вакытлы идарәче итеп, “Арбитраж идарәчеләре гильдиясе” әгъзасы Виктор Машанов билгеләнгән.

Кредиторлар таләпләре өченче чираты составына “Тензор” җәмгыяте инде кертелгән. Предприятиенең 1 млн бурычы исәпләнә,  шуңа өстәмә 21 мең сум күләмендә процентлар һәм 23 мең сум дәүләт пошлинасы чыгымнары бар.

“Адонис”ны банкрот итеп тану эше буенча суд утырышы киләсе елның 26 февраленә билгеләнгән.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100