news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан-Алтай атлар йөреше Минзәлә аша уза

Татарстан-Алтай атлар йөреше Минзәлә аша уза
"Минзәлә-информ"

Бүген Казан ипподромында Татарстан-Алтай атлар йөрешенә старт бирелә. Бу сәяхәттә татар токымлы алты атта тугыз кеше катнаша. Башкортстанга юл тотканда экспедиция Минзәлә районы аша уза. Бу хакта «Минзәлә-информ» хәбәр итә.

«Атлы сәфәр безнең район аша 25 июль көнне үтәчәк. Тукталышның кайсы авыл янында булуын иртәгә иртүк, яисә бүген кичкә хәбәр итәрбез», - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Илфар Халиков.

news_right_1
news_right_2
news_bot