news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан активисты волонтер-экскурсоводлар бергәлеген оештырырга тәкъдим итте

Түбән Новгородта «Бердәм Россия» партиясенең «Нәтиҗә бар!» форумында Татарстаннан яңгыраган тәкъдимнәрнең берсе волонтер-экскурсоводлар бергәлеген барлыкка китерү булды. Бу хакта «Татар-информ»га идея авторы – «ТР туристлык волонтерлары ассамблеясе» генераль директоры Юлия Бәширова сөйләде.

«Безнең тәкъдимнәрнең берсе – волонтер-экскурсоводлар бергәлеген булдыру. Шулай итеп, һәр волонтер үз шәһәренең тарихы турында күбрәк белә һәм ораторлык сәнгатен үзләштерә алачак. Ә аннары төбәк кунакларына сөйли алачак. Моның өчен махсус укыту программасы булдырырга кирәк», – дип аңлатты ул.

Моннан тыш, әңгәмәдәш агентлыкка тыюлык территорияләрендә визит-үзәкләр һәм интерактив мәйданчыклар булдырырга һәм туризм белән бәйле яңа инфраструктура проектларына инвестицияләр кертергә тәкъдим итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot