Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан активистлары Миңнехановка Казанда «Яшел щит» проекты турында сөйләячәкләр
«Яшел щит» проекты РФ Президенты Владимир Путинның Татарстан башкаласына сәфәре вакытында да тикшерелде.
(Казан, 4 апрель, «Татар-информ», Диана Авакян). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов иртәгә, 5 апрельдә, Татарстанда Гомумроссия халык фронтының төбәк бүлеге җитәкчелеге белән очрашачак. Шул исәптән аңа Казанда «Яшел щит» проектын гамәлгә ашыру турында сөйләячәкләр. Бу хакта брифингта Татарстан Президенты матбугат хезмәте башлыгы урынбасары Лилия Галимова хәбәр итте.
«Очрашу барышында Гомумроссия халык фронты тарафыннан гамәлгә ашырыла торган проектлар буенча фикер алышу, шулай ук 2019 елның 31 гыйнварында узган төбәк конференциясе нәтиҗәләре буенча әзерләнгән иҗтимагый тәкъдимнәрне тапшыру планлаштырыла», - диде ул.
«Иҗтимагый тәкъдимнәрне тапшыру кысаларында төбәк Гомумроссия халык фронты җитәкчеләре республика һәм җирле әһәмияттәге кайбер актуаль мәсьәләләр буенча гражданнарның тормышын яхшырту турындагы тәкъдимнәр белән чыгыш ясаячак. Бу җирләрне бүлеп бирү, һәркем алырлык белем бирү, бушлай туклану белән тәэмин итү», – дип аңлатты Казан Кремленең рәсми вәкиле.
«Яшел щит» проекты буенча Россия Президенты Владимир Путинның Казанга сәфәре вакытында да фикер алышынды, дип өстәде Галимова.
2016 елда ук Россия Президенты илнең эре шәһәрләре тирәсендә агач кисүне чикләргә мөмкинлек бирә торган федераль законга кул куйды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз