Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан активистлары махсус операция зонасындагы хәрбиләргә гуманитар йөк илтте

Татарстан активистлары һәм җәмәгать эшендә катнашучылар махсус хәрби операция зонасына гуманитар йөк илтте һәм 19 августта аны солдатларга тапшырды. Гуманитар ярдәмне хәрбиләрнең заявкаларын исәпкә алып формалаштырдылар. Бу турыда «Татар-информ» хәбәрчесе Дмитрий Шатров яза.
Алгы сызыкка дүрт машина, төзү материаллары, генераторлар, йоклау капчыклары, маскировка челтәрләре, газ баллоннары һәм озак саклана торган азык-төлек алып бардылар. Хәрбиләр заявкасында шулай ук карбон рамнар һәм турельләр (сугыш самолетларында пулеметлар, орудиеләр өчен әйләнмәле җайланма) дә бар иде, аларны гуманитар ярдәм белән бергә машинада алып бардылар.
Гуманитар ярдәм җыюны «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!», «Халык фронты», «Яшь Гвардия», «Волонтерлар-Табиблар» хәрәкәтләре активистлары тырышлыгы белән җыйдылар һәм хәрбиләргә озаттылар.
«Йөкне солдатларга тапшырдылар инде. «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» хәрәкәте хәрбиләргә, шулай ук аларның гаилә әгъзаларына ярдәм оештыру буенча эшен дәвам итә», - дип хәбәр итте «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте координаторы Ринат Фазылов «Татар-информ» агентлыгына.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз