news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан айлык уртача хезмәт хакы күләме буенча Идел буе федераль округында әйдәп бара

Татарстанда 2023 елның гыйнварыннан маена кадәр уртача хезмәт хакы узган елның шул чоры белән чагыштырганда 16,4 процентка арткан. Республикада ул 57 490 сум тәшкил итә, бу – Идел буе федераль округында иң югары күрсәткеч. Росстатның бүген басылып чыккан «Россиянең социаль-икътисади хәле» дигән докладында шундый саннар китерелә.

Әгәр тагын да кыскарак вакытны алсак, быелның маенда уртача хезмәт хакы 62 813 сум тәшкил иткән. Бу моннан бер ел элеккеге күрсәткечтән – 19, ә 2023 елның апрель ае белән чагыштырганда 6,5 процентка артыграк.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова июль аенда Татарстанда уртача хезмәт хакының 56 мең сумнан артып китүе хакында хәбәр иткән иде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100