news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты 450 млн доллар дәрәҗәсендә көтелә

Татарстан агросәнәгать комплексы продукциясе экспорты 450 млн доллар дәрәҗәсендә көтелә
Фото: © «Татар-информ»

2023 ел нәтиҗәләренә караганда, Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы продукциясен экспортлау күләме 450 млн доллар тәшкил итәргә мөмкин. Республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров әлеге саннарны ТАСС белән уртаклашты.

Аның мәгълүматларына караганда, 24 декабрьгә экспорт күләме 433 млн доллардан артып киткән. «Алдан чамалап, 450 млн сум көтәбез», — дип өстәде министр. Чагыштыру өчен: бер ел элек Татарстаннан агросәнәгать продукциясе экспорты күләме 445 млн доллар тәшкил иткән.

Җәббаров шулай ук 2023 елда хәләл продукция экспорты нәтиҗәләре белән уртаклашты. Аның күләме 11 миллион доллардан артык тәшкил иткән, 2022 ел күрсәткечләреннән ул ике тапкыр диярлек югарырак.

news_right_1
news_right_2
news_bot