news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан агросәнәгатенә федераль бюджеттан 4,8 миллиард сум акча бүленгән

Россия Хөкүмәте бүген төбәкләр арасында агросәнәгать комплексына субсидияләр бүлде.

(Казан, 31 гыйнвар, «Татар-информ», Айрат Мөхәммәдъяров). Россия Хөкүмәте Федерация субъектлары арасында агросәнәгать комплексында инвестиция кредитлары процент ставкаларын кайтару буенча субсидияләр бүлде. Тиешле документ бүген Хөкүмәтнең рәсми сайтында басылды.

Федераль бюджетның күпчелек өлешен Брянск өлкәсе алачак. Аларның субсидия күләме 7,8 млрд. сум. Икенче урында Белгород өлкәсе һәм анда 4,9 млрд. сум акча бүленгән. Татарстан субсидия күләме буенча өченче урында, республикага 4,8 млрд. сум акча киләчәк.

Иң азы исә Тываларга тигән, ил бюджетыннан аларга 194 мең сум акча бүленгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot