news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан агросәнәгать комплексына федераль бюджеттан 3,6 млрд сум акча күчерелде

Акча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә инвестиция кредитлары буенча процентларны түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга юнәлдереләчәк.

Татарстан агросәнәгать комплексына федераль бюджеттан 3,6 млрд сум акча күчерелде
архив

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстан агросәнәгать комплексында инвестиция кредитлары буенча процентларны түләү чыгымнарының бер өлешен каплауга федераль бюджеттан 3 млрд 663,7 млн сумнан артык акча алды.

Россия Хөкүмәтенең тиешле карарын 28 февральдә Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев имзалады. Федерация субъектлары арасында барлыгы 41,57 млрд сум күләмендә бюджетара трансфертлар бүленгән. Бу хакта Хөкүмәт сайтында урнаштырылган документта билгеләп үтелгән.

Боерык Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан Авыл хуҗалыгын үстерү һәм авыл хуҗалыгы продукциясе, чимал һәм азык-төлек базарларын җайга салу буенча дәүләт программасының «Агросәнәгать комплексында инвестиция эшчәнлеген стимуллаштыру» ведомство проекты кысаларында әзерләнде.

Ил хөкүмәте бу елның 21 февралендә узган утырышта документны карады һәм хуплады.

Акча авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә техника, җиһазлар сатып алуга, терлекчелек һәм үсемлекчелек объектларын, бәрәңге, яшелчә һәм җиләк-җимеш саклау урыннарын, теплица комплексларын төзүгә һәм реконструкцияләүгә алынган инвестиция кредитлары буенча түләнгән процентларны компенсацияләүгә тотылачак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100