news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләре узган ел 283,9 мең тонна ит җитештергән

Бу 2008 елга карата 113 процент тәшкил итә

(Казан, 11 гыйнвар, “Татар–информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан агросәнәгать комплексы предприятиеләре узган ел 283,9 мең тонна ит җитештергән. Бу 2008 елга карата 113 процент тәшкил итә. Бу хакта “Татар–информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Шул исәптән, 100,3 мең тонна сыер ите (109 процент), 72,9 мең тонна дуңгыз ите (113 процент), 109,4 мең тонна кош ите (118 процент) җитештерелгән.
Узган ел 1 миллион 230,5 мең тонна сөт савылган, бу 2008 елга карата 105 процент тәшкил итә. Республика буенча уртача алганда һәр сыердан 4807 килограмм сөт савып алынган, бу 2008 елга карата 105 процент дигән сүз.
Мөгезле эре терлекнең баш саны – 825,2 мең (103 процент), дуңгызларның баш саны 617,5 меңгә (104 процент) җиткән.
291,6 мең бозау (104 процент), 913 мең дуңгыз баласы (111 процент) туган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100