news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре аграр бизнес өлкәсендә белемнәрен арттыра

Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында республика авыл хуҗалыгы берләшмәләре вәкилләре өчен квалификация күтәрү курслары оештырылачак

(Казан, 6 гыйнвар, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Татарстан агросәнәгать комплексы хезмәткәрләре аграр бизнес өлкәсендә белемнәрен арттыра. Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институтында республика авыл хуҗалыгы берләшмәләре вәкилләре өчен якын көннәрдә квалификация күтәрү курслары оештырылачак. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына әлеге институтның ректоры Сәлимҗан Шәрипов хәбәр итте.
ТР агросәнәгать предприятиеләре җитәкчеләре, республика авыл хуҗалыгы техникумнары укытучылары һәм авыл хуҗалыгы берләшмәләренең баш агрономнары үзләренең һөнәри дәрәҗәсен арттырачак. Аларга лекцияләрне Татарстанның агробизнес кадрларын яңадан әзерләү институты галимнәре, шулай ук Татарстан һәм Россиянең әйдәп баручы вуз мөгаллимнәре укыячак. Эре аграр холдинг җитәкчеләре, Татарстанның алдынгы агросәнәгать комплексы вәкилләре, республикадагы иң яхшы крестьян-фермер хуҗалыклары хезмәткәрләре дә ТР аграрийлары белән үз тәҗрибәләрен уртаклашыр дип көтелә.
Квалификация күтәрү курслары барышында төп игътибар аграр бизнесның нәтиҗәлелеген арттыру, заманча ресурс саклау технологияләрен, икътисадның аграр секторында яңа алымнарны өйрәнүгә биреләчәк. Бухгалтерлык исәбе һәм аудитын камилләштерү белән бәйле мәсьәләләрне карау да күздә тотыла.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100