news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан агрофирмасының хезмәт хакы буенча 2 миллион сум бурычын түләткәннәр

«Восходящая заря» оешмасының 140 хезмәткәренә узган елның декабре өчен хезмәт хакы түләгәннәр.

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Прокуратура Татарстан агрофирмасының хезмәт хакы буенча ике миллион сум бурычын түләтүгә ирешкән. Бу турыда Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итте.

Күзәтчелек ведомствосы белгечләре тикшерү вакытында «Восходящая заря» оешмасының 140 хезмәткәренә узган елның декабре өчен хезмәт хакы түләмәгәнен ачыклаган.

«Прокуратура судка 140 дәгъва әзерләгән һәм юллаган. Шулай ук оешма җитәкчесе адресына хәбәр иткән», – дип сөйләде Руслан Галиев.

Нәтиҗәдә барлык хезмәткәрләргә хезмәт хакларын тулысынча түләгәннәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot