news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан агрофирмасы хезмәт хакы буенча 4 миллион сумга якын бурычын түләгән

«Нармонка» авыл хуҗалыгы предприятиесе структуралары 211 хезмәктәргә бурычын түләгән.

(Казан, 24 ноябрь, «Татар-информ»). Татарстанда «Нармонка» агрофирмасы» ҖЧҖнең ике филиалы үзенең 211 хезмәткәренә хезмәт хакы буенча бурычын түләгән. Бу турыда Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

1нче филиал 115 хезмәткәренә 2 млн 28 мең сум, 3нче филиал 96 хезмәткәренә 1 млн 745 мең сум түләгән.

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы башка структуралар белән хезмәттәшлектә хезмәткәрләрнең  хезмәт хакын үз вакытында алу хокукларын тәэмин итү буенча эш алып бара, диелгән ведомство хәбәрендә.

news_right_1
news_right_2
news_bot