news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан аграрийлары язгы кыр эшләренә кереште

Кырга беренчеләрдән булып Мөслим, Сарман һәм Азнакай районнары игенчеләре чыкты

(Казан, 9 апрель, “Татар-информ”). Татарстан аграрийлары язгы кыр эшләренә кереште. Кырга беренчеләрдән булып Мөслим, Сарман һәм Азнакай районнары игенчеләре чыкты, дип хәбәр итә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының матбугат хезмәте.
Әлеге районнарның хуҗалыкларында күпьеллык үләннәр һәм көзге культураларны тукландыру эшләре бара. Тулаем алганда Татарстанда бу эшне 1 миллион гектардан артык мәйданда башкарасы бар.
Быел чәчү эшләрен 1,6 миллион гектар мәйданда башкару күздә тотыла. Шул исәптән, язгы бөртекле культуралар – 899,7 мең, техник культуралар (рапс, шикәр чөгендере) – 175,9 мең, азык культуралары 436 мең гектар мәйданны биләячәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot