news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан аграрийлары ягулык-майлау материалын тоннасын 15 мең сумга сатып ала

Ваклап сатуда ягулыкның бер тоннасы 17 мең сум тәшкил итә

(Казан, 30 март, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бу көннәрдә Татарстан аграрийлары язгы кыр эшләрен башкару өчен ягулык-майлау материалы сатып ала. Аларга ягулыкның бер тоннасы 15 мең сумга төшсә, ваклап сатуда аның бәясе 17 мең сум тәшкил итә. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
“Түбән Кама Нефтехим” ААҖ ТР аграрийларына язгы чәчүне башкару өчен 50 мең тонна күләмендә ягулык бирде. Предприятие аның тоннасын 13500 сумга сатты. Арадашчы ролен үтәүче республикадагы эре коммерция предприятиеләренең берсе ягулык-майлау материалын нәкъ шул бәягә сатып алды. Әмма ТР агросәнәгать комплексы предприятиеләренә ул аны тоннасын 17 мең сумга сатачак, чөнки ягулыкны саклау һәм җибәрүгә бәйле өстәмә чыгымнар барлыкка килгән. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында 15 мең сум кабул итәрлек һәм хәтта ягулык-майлау материалы өчен ташламалы бәя, дип саныйлар.

news_right_1
news_right_2
news_bot