news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан аграрийлары терлек азыгы әзерләүне дәвам итә

Татарстан аграрийлары терлек азыгы әзерләүне дәвам итә

(Казан, 27 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә Татарстанда һәр шартлы терлеккә13,9 центнер азык берәмлеге (узган елда – 15,9 центнер) әзерләнгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.

Республика хуҗалыкларында 2304,9 мең тонна сенаж салынган, узган елда исә ул 2552,7 мең тонна тәшкил иткән иде. Алдагы кышка 603,4 мең тонна печән (узган елда – 754,2 мең тонна) әзерләнгән. Тулаем алганда, бүгенге көндә республикада 955,7 мең тонна азык берәмлеге әзерләнгән, узган елда әлеге күрсәткеч 1091 мең тоннага җиткән иде.

Терлек азыгы әзерләү эше Әгерҗе районында яхшы оештырылган. Биредә һәр шартлы терлеккә – 18,2 центнер азык берәмлеге әзерләнгән. Менделеевски районында әлеге күрсәткеч – 17,3, Чирмешән районында – 17,1, Теләче районында – 16,4, Сарман районында 16,3 центнерны тәшкил итә. Шуның белән бергә, Әтнә, Апас, Тукай, Чистай кебек районнарда әлегә һәр шартлы терлеккә нибары 9,2 центнердан 11,8 центнерга кадәр азык берәмлеге әзерләнгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot