news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан аграрийлары ташламалы кредитларны кичектереп түли ала

Хөкүмәт федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 2020 елда 4 млрд сум һәм 2021 елда 6 млрд сум акча бүлеп бирә.

(Казан, 16 июль, «Татар-информ»). Авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр элек алынган ташламалы кыска сроклы кредитны бер елга озайта алачак, аның срогы 2020 елда чыга. Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Виктория Абрамченко сүзләренчә, бу коронавирус таралу фонында тармакка ярдәм итү чараларының берсе булачак. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта хәбәр итә.

Ташламалы кредитлар буенча түләүләрне кичектерү — агросәнәгать комплексы предприятиеләренә дәүләт ярдәме чараларының берсе, аның кысаларында кече эшкуарлык субъектлары 2020 елда срогы чыга торган  ташламалы кредит буенча элек алынган процентларны түләүне бер елга кичектерә алачаклар.

Тагын бер мөмкинлек — ташламалы инвестиция кредиты буенча исәпләнгән процентлар һәм төп бурыч буенча түләүләрне кичектереп тору.

Бу максатлар өчен Хөкүмәт федераль бюджеттан өстәмә рәвештә 2020 елда 4 млрд сум һәм 2021 елда 6 млрд сум акча бүлеп бирәчәк. Ташламалы кредитлар буенча алынмый калган табышларны кайтару өчен банкларга  субсидияләр бирү турындагы карар проекты Хөкүмәттә әзерләнгән инде.

Ташламалы кредит бирү программасы буенча еллык 1-5 процент ставка белән  фермерлар кредит ала алалар.

news_right_1
news_right_2
news_bot