news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан аграрийлары шикәр чөгендерен чәчүне төгәлләде

Быел Татарстанда уналты районда шикәре чөгендере чәчтеләр.

Татарстан аграрийлары шикәр чөгендерен чәчүне төгәлләде
архив

(Казан, 18 май, "Татар-информ"). Татарстан аграрийлары шикәр чөгендерен чәчүне төгәлләде. Бу турыда Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.

"Оператив белешмәләр буенча, бу техник культура 17 майга 64,3 мең гектар мәйданда чәчелгән, ә план буенча - 65,6 мең га", дип билгеләп үтте Министрлыкның игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы Ирек Садыйков. "Шикәр чөгендеренә узган ел да шундый ук мәйдан – 64,3 мең га бүленгән иде", – дип өстәгән ул.

Республикада шикәр чөгендере барлык районнарда да чәчелми. Быел аны 43 муниципаль районның уналтысында чәчтеләр.

"Шикәр чөгендеренең иң күп мәйданы Сарман районында – биредә ул 9,4 мең га чәчелгән. Зәй районында бу культураны - 9,3 мең га мәйданда, Буа районында 8,6 мең га чәчкәннәр, буалылар планы буенча ул - 8,9 мең га әле", – дип сөйләгән  Ирек Садыйков. Ул тагын, республикада 2018 елда шикәр чөгендеренең тулаем уңышы 2,1 млн тоннадан артык булды, дип тә әйткән.

Шикәр чөгендере республиканың өч шикәр заводында эшкәртелә. Узган сезонда Татарстан хуҗалыкларында җитештерелгән чөгендер чималыннан 275 мең тонна шикәр әзерләнгән.

"Татарстан республикада үстерелгән шикәр чөгендере хисабына эчке ихтыяҗны тулысынча тәэмин итә. Шикәр комының бер өлеше Татарстаннан читкә дә сатыла", – дигән Министрлыкның азык-төлек базарын үстерү бүлеге башлыгы Дмитрий Яшин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100