Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан аграрийлары республикадан читтә терлек азыгы әзерләүне дәвам итә
Владимир, Мәскәү, Рязань, Липецк һәм Тула өлкәләре әлеге максатларда яңа төбәкләр булачак
(Казан, 27 июль, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Татарстан аграрийлары республикадан читтә терлек азыгы әзерләүне дәвам итә. Владимир, Мәскәү, Рязань, Липецк һәм Тула өлкәләре бу максатларда яңа төбәкләр булачак. Әлеге өлкәләрдә Татарстандагы кебек корылык күзәтелмәгән. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан хәбәр иттеләр.
Якын көннәрдә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, аның структур бүлекчәләре хезмәткәрләре печән, сенаж, чәүлек орлык сатып алу буенча килешүләр төзү өчен РФ төбәкләренә юл тотачак.
Бүгенге көндә Татарстанда алдагы кышка ихтыяҗның 40 проценты чамасында печән әзерләнгән. Сенаж запасларын да тулыландырырга кирәк. Быел Татарстанда 1 миллион тонна чамасы ашлык җыеп алыначак. Шунлыктан ашлыкны терлек азыгы максатында да, чәчүлек орлык өчен дә читтә әзерләргә туры киләчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз