news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан аграрийлары һәлак булган уҗымнар өчен акчалата ярдәм алырга мөмкин

Республикада 219 мең гектарда көзге культуралар юкка чыккан – бу аларның 39 процентын тәшкил итә, зыян 1,6 млрд сум дип бәяләнә.

Татарстан аграрийлары һәлак булган уҗымнар өчен акчалата ярдәм алырга мөмкин
Архив

(Казан, 1 июль, «Татар-информ»). Татарстан аграрийлары, уҗым культуралары һәлак булу сәбәпле, зыян түләнүенә исәп тоталар. Бүген бу хакта Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференция элемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин да катнашты.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы билгеләгәнчә, республикада быел уҗым культуралары белән җитди проблема булган. Ведомство мәгълүматларына караганда 219 мең га мәйданда көзге культуралар һәлак булган. Бу аларның 39 процентын тәшкил итә, авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә 1,6 млрд сум зыян килгән.

«Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына зыянны түләттерү өчен документлар экспертизага җибәрелде. Суммасы 1,6 млрд сум тәшкил итә. Хәзерге вакытта документларны тикшерү төгәлләнде, һәм без билгеле бер күләмдә финанс ярдәме алырга өметләнәбез», – дип белдерде министр.

Алга таба уҗымнарның һәлакәтен мөмкин кадәр киметү өчен, бу культураларны чәчүгә җитди әзерләнергә кирәк, диде Марат Әхмәтов һәм «чәчүлекләрнең структурасы буенча бездә 341 мең га пар җирләре һәм көзге культураларның яртысыннан артыгы пар җиренә урнаштырылачак», - дип өстәде.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының оператив мәгълүматы буенча, бүгенге көндә республикада 274 мең га пар җирләре эшкәртелгән, ягъни фаразланганнан 80 проценты.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100