news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан аграрийлары көзге рапсны суктырырга кереште

Татарстан аграрийлары көзге рапсны суктырырга кереште

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Ирина Игнатьева). Бүгенге көндә республикада 1700 гектар мәйданнан барлыгы 2247 тонна көзге рапс суктырып алынган. Уңыш гектарыннан 12,9 центнер тәшкил итә.

Алексеевски районы игенчеләре рекордлы күрсәткечкә ирешкән: алар һәм гектардан 20 центнер орлык җыеп алган. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының игенчелек буенча урынбасары Илдус Габдрахманов хәбәр итте.

Татарстанда бер үк вакытта көзге арыш, көзге бодай һәм борчакны суктыру да дәвам итә. Бүгенге көндә әлеге культуралар урылган мәйдан 22 мең гектар тәшкил итә. Барлыгы 37300 тонна арыш, бодай һәм борчак суктырылган. Әлеге культураларның уңышы гектарыннан уртача 29,6 центнер тәшкил итә, узган елда бу күрсәткеч 24,7 центнердан артмый иде.

Зәй районында игеннәр – 1800, Алексеевски районында – 1480, Буа һәм Чистай районнарында 1000әр гектар мәйданда җыеп алынган.

Буа районында бер гектардан чыккан уңыш – 38,2 центнер, Чирмешән районында – 35,8, Зәй районында – 31,4, Апас районында – 33,1, Сарман районында 30 центнер тәшкил итә.

news_right_1
news_right_2
news_bot