news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан аграрийлары көзге культуралар чәчүгә кереште

Кайбер муниципаль районнарда көзге чәчү көзге культуралар өчен бүлеп бирелгән мәйданнарның чирегеннән артыгында башкарылган.

Татарстан аграрийлары көзге культуралар чәчүгә кереште
архив/Салават Камалетдинов

(Казан, 21 август, «Татар-информ»). Татарстан аграрийлары фаразланган мәйданнарның 10 проценттан артыгында көзге культуралар чәчте. Бу көннәрдә хуҗалыкларның күбесе көзге чәчүгә керешә. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шул хакта хәбәр итте.

«Бүгенгә республикада көзге бөртекле культуралар 65,7 мең га мәйданда чәчелгән, бу фаразга карата 12,1 процент тәшкил итә», – дип хәбәр итте Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының игенчелек тармакларын үстерү бүлеге башлыгы урынбасары Фәргать Зиннәтов.

Агентлыкның әңгәмәдәше сүзләренә караганда, республикада көзге культураларны 541,3 мең га чәчәргә планлаштыралар, шул исәптән бодай өчен – 398 мең га, арыш өчен – 138 мең га. Көзге культуралар 14,2 мең гектарга терлеккә яшел азык өчен чәчеләчәк.

«21 августка республика буенча көзге бодай 31,2 мең га, арыш 34,5 мең га мәйданда чәчелгән», - дип ачыклык кертте Фәргать Зиннәтов.

Профильле министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, кайбер муниципаль районнарда көзге чәчү планлаштырылган мәйданнарның чирегендә башкарылган. Кукмара һәм Саба районнарында уҗымнар 2,6 мең га (фаразга карата 32 процент), Арча районында – 4,5 мең га (27 процент), Теләче районында – 1,5 мең га (процент) чәчелгән.

«Безнең районда уҗымнарны 16 мең гектарга чәчү планлаштырыла, шул исәптән арыш – 12,2 мең гектардан артык, бодай – 3,8 мең га мәйданга. Бүгенгә 4,5 мең га көзге арыш чәчелгән», – дип хәбәр итте Арча районының Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ренат Гатиятов.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында аныклап узуларынча, 21 августка Арча районы көзге чәчү үткәрелгән мәйдан буенча беренче урында тора. Бу күрсәткеч буенча икенче урында - Әлки районы, анда көзге бодай һәм арыш 4,4 мең га чәчелгән.   2,9 мең га мәйданда чәчү эшләрен башкарган Сарман районы өченче урынга чыккан.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100