news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан аграрийлары бер миллион тонна ашлык суктырып алды

Алдынгылык Буа, Чистай, Зәй, Алексеевск, Әлки, Әлмәт районнарында.

 (Казан, 16 август, “Татар-информ”, Чулпан Шакирова). Кичә Татарстан игенчеләре беренче миллион чиген узды. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы оештырган матбугат очрашуында билгеле булды.

“Кичә республика кырларыннан беренче миллион тонна ашлык суктырып алдык, – диде ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының җир эшләре буенча урынбасары Илдус Габдрахманов. – Дөрес, һава шартларына бәйле рәвештә, без быелгы уракка ике атнага соңрак төштек. Безгә әле кукуруздан башка, 1475 мең гектар мәйдандагы уңышны җыеп аласы бар. Бүгенгә 337, 5 мең гектардан 1,2 тонна бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар суктырылып бетте. Бу – 23 % мәйданда урып-җыю эшләре төгәлләнгән дигән сүз. Бүген иртән алынган мәгълүматларга караганда, уртача уңыш гектарыннан 36,8 центнер чыга.

Илдус Габдрахманов сүзләренчә, иң күп мәйданнар Буа (13,4 мең га), Чистай (13), Зәй (12,7), Әлки (11,9), Әлмәт (11), Яңа Чишмә (10,9) районнарында игелгән. Иң күп ашлык Зәй районында суктырылган – 64,9 тонна. Лидердар рәтендә шулай ук Сарман (53,8 мең тонна), Буа (51,7), Нурлат (46,1) районнары.

“Иң мул уңыш Зәй һәм Сарман районнарында, – дип белгәләп үтте министр урынбасары. – Анда гектарыннан уртача 51,1 центнер уңыш алына. Нурлат райоынында әлеге күрсәткеч – 50, 1 ц/га, Тәтештә – 45,1, Актанышта 44 ц/га тәшкил итә.

Урып-җыюның темпына килгәндә, Татарстан кырларында 3500 "кыр корабы" эшли.

“Бер комбайнга уртача көчәнеш 455 гектар күләмендә туры килә. Аларга тәүлек дәвамында гомуммәйданның 3,5 %ын суктыру бурычы куелды”, – диде Илдус Габдрахманов.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100