news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан аграрийлары Ашхабадта узган күргәзмәдә гран–при яулады

Чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов катнашты

(Казан, 30 ноябрь, “Татар–информ”). Татарстан экспозициясе узган атна азагында Ашхабадта төгәлләнгән, БДБ илләре Авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр форумы кысаларында үткәрелгән күргәзмәдә югары бәя алды һәм гран–прига лаек булды. Искәртеп узабыз, әлеге чарада ТР авыл хуҗалыгы һәм азык–төлек министры Марат Әхмәтов һәм Татарстанның кайбер агрохолдинглары җитәкчеләре катнашты.
“Татар–информ” агентлыгына министрлыкның матбугат хезмәтеннән хәбәр итүләренчә, агросәнәгать комплексы продукциясе, авыл хуҗалыгы техникасы һәм алдынгы технологияләр күргәзмәсе 140 тан артык экспонентны җыйган. Күргәзмәдә актив катнашкан Россия һәм Татарстан компанияләре арасында “Вамин–Татарстан” ААҖ, “Ак Барс” холдинг компаниясе ААҖ һәм башкалар бар.
Төркмәнстан башкаласында узган авыл хуҗалыгы форумы БДБ илләренең агросәнәгать комплексында озак вакытка исәпләнгән, кызыклы диалог булдыруда яңа алымнар билгеләде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100