Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан аграрийлары 2014 елга нәтиҗә ясый
Семинар-киңәшмә ТР Мамадыш районында уза
(Казан, 15 декабрь, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). Иртәгә Татарстан аграрийлары 2014 елга нәтиҗә ясый. Семинар-киңәшмә ТР Мамадыш районында уздырыла. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәресенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгында хәбәр бирелде.
Министрлыкта ел нәтиҗәләреннән канәгать булуларын белдерделәр: 3,2 млн тонна ашлык җыелган. Дөрес, хәзер 2014 елда һәр гектардан 23,4 центнер ашлык җыеп алынган, дип әйтү гадәттә керде, диделәр.
Киңәшмәдә игенчелек продукциясен җитештерүдә югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы районнар билгеләп үтеләчәк, шулай ук яшелчә, бәрәңге һәм ашлык җитештерү буенча артта калган районнар турында да сүз булачак.
Киңәшмә тәмамланганда, ТР аграрийлары алдына киләсе елга бурычлар куелачак.
Сүз уңаеннан, 2010 елда аномаль корылык булу сәбәпле, Татарстанда 800 мең тонна гына ашлык җитештерелде, 2011 елда – 4,8 млн тонна, 2012 елда – 3,2 млн тонна, 2013 елда – 2,8 млн тонна.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз