news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан аграрийлары 122,3 мең тонна минераль ашламалар туплаган

Ашламаларның күп өлеше республиканың алты районында тупланган.

(Казан, 3 март, «Татар-информ»). Татарстанның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 122,3 мең тонна минераль ашламалар алган, бу гектарга 42,5 килограмм туры килә дигән сүз. Бу хакта Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минераль ашламаларның күп өлеше Зәйдә (гектарга 95,4 килограмм), Сарманда (77,9), Тәтештә (73,9), Буада (67,1), Әтнәдә (65,2) һәм Тукай районында (60,8) тупланган.

Чирмешәндә (гектарга 21,9 килограмм), Кама Тамагында (21,7), Әгерҗедә (19,4) һәм Яңа Чишмә районында (18,7) бу өлкәдә эшлисе бар әле, минераль ашламалар биредә бик аз әзерләнгән.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot