news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан аграрийларына яңа техникага 3,1 млрд сум бирәчәкләр

2026 елга Татарстан бюджетында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре өчен субсидияләргә 3.079,4 млн сум каралган. Бу акчалар субсидияләргә тотылачак, алар аграрийларга яңа авыл хуҗалыгы техникасын сатып алганда яки лизинг ясаганда чыгымнарның бер өлешен компенсацияләргә ярдәм итәчәк. Бу хакта ТР Финанслар министрлыгы хәбәр итә.

Сүз нәкъ менә кулланышта булмаган яңа техника – тракторлар, комбайннар, эшкәртү җайланмалары һәм башка махсус техника турында бара.

Алучылар исемлегенә шулай ук үзләренең белем бирү яки фәнни эшчәнлеге кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү яки аны эшкәртү белән шөгыльләнүче фәнни оешмалар, колледжлар һәм югары уку йортлары да кергән. Моннан тыш, субсидияләр барлык милек рәвешләрендәге агросәнәгать комплексы оешмалары һәм шәхси эшмәкәрләр өчен дә мөмкин.

Бүлеп бирелгән акчалар тармакның матди-техник базасын яңартып кына калмыйча, республиканың уңдырышлылыгына һәм продукцияне эшкәртү сыйфатына да уңай йогынты ясар дип көтелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot