Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан аграрийлары хәрбиләргә 500 млн сумнан артык бәягә гуманитар йөк җибәргән
Татарстан аграрийлары махсус хәрби операция зонасына 500 млн сумнан артык бәягә гуманитар йөк әзерләгән һәм җибәргән. Бу хакта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов төбәкнең Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясе утырышында хәбәр итте.
«Бүген илне саклаучыларга аерым ярдәм күрсәтергә кирәк. Ветераннар һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар, аларның гаиләләре безнең даими игътибарга һәм ярдәмгә мохтаҗ», - диде республика җитәкчесе.
Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгы тармагында, агросәнәгать предприятиеләрендә эшләгән Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм махсус хәрби операциядә катнашучылар истәлеген мәңгеләштерү мәсьәләләренә игътибарны юнәлтүне сорады.
Аерым алганда, аның сүзләренчә, музей экспозицияләре һәм фотокүргәзмәләр оештырырга, хезмәт коллективларының ветераннар белән очрашуларын уздырырга кирәк. «Гомумән алганда махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләренә даими ярдәм күрсәтү мөһим», - диде ул.
ТР Рәисе искәрткәнчә, 2025 ел Россиядә һәм Татарстанда Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Моннан тыш, быел Бөек Җиңүнең 80 еллыгы да билгеләп үтеләчәк.
«Бөек Ватан сугышы елларында авыл халкының мөһим ролен билгеләп үтәсем килә. Авыр шартларда алар фронтны һәм тылны азык-төлек белән, ә сәнәгатьне чимал белән фидакарьләрчә тәэмин иткән. Шул ук вакытта авыр йөк нигездә хатын-кызлар, балалар һәм өлкән яшьтәге кешеләр җилкәсенә төште», - дип белдерде ул.
Татарстан АССР аграрийлары, эшче һәм колхоз делегацияләрен, провиант, чәчү өчен ашлык һ.б. җибәреп, оккупациядән азат ителгән районнарга ярдәм күрсәтүгә зур өлеш керткән, дип өстәде республика җитәкчесе.
Аның фикеренчә, сугыштан соң хезмәт батырлыклары күрсәткән, үз тәҗрибәләрен яшь буынга тапшырган тармак ветераннарын да онытырга ярамый. «Нәкъ менә алар агросәнәгать комплексындагы бүгенге казанышларга нигез салды. Фронтны тәэмин итү буенча эш махсус хәрби операция шартларында да дәвам итә», – дип йомгаклады Рөстәм Миңнеханов.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз