Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан аграрийлары сөтне сатып алу бәяләре түбән булу сәбәпле аена 1,5 млрд сум югалта
Бүген Минзәлә районында авыл халкының хезмәт активлыгын арттыру мәсьәләләре буенча чираттагы зона киңәшмәсе узды. Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов фермерлар, район һәм авыл җирлекләре башлыклары, шәхси ярдәмче хуҗалыклар һәм гаилә фермалары җитәкчеләре, авыл хуҗалыгы кооперативлары, профильле министрлыклар һәм ведомстволар, банк өлкәсе вәкилләре белән традицион очрашу үткәрде. Бу хакта ТР Дәүләт Советы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Марат Әхмәтов республиканың социаль-икътисади үсешенең төп күрсәткечләренә тукталды. Авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме буенча (2025 елда ул беренче тапкыр 400 млрд сумнан артып китте) республика Идел буе федераль округында беренче, ә илдә дүртенче урында тора. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алып, җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме 800 млрд сумнан артык тәшкил иткән.
Узган ел хуҗалык итүнең кече формалары тарафыннан 160,5 млрд сумлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерелгән. «Бу – бик зур хезмәт, шул исәптән авыл хезмәтчәннәренең һәм авыл тормышына катнашы булганнарның», — дип билгеләп үтте Марат Әхмәтов. Ул агросәнәгать комплексы хезмәткәрләренә армый-талмый хезмәт иткәннәре һәм Татарстанның агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Зур уңышларга карамастан, Марат Әхмәтов әйтүенчә, агросәнәгать комплексында кыенлыклар да бар. «Вазгыять гади түгел. Бүген тармак нәтиҗәлелек ягыннан катлаулы чор кичерә: ашлыкны сатып алу бәяләре 2020 ел дәрәҗәсендә туңдырылган. Сөт бәяләре аеруча борчый. Күрше регионнардан – Ульяновск, Самара өлкәләреннән һәм Марий Элдан аермалы буларак, аларда тәүлеккә 300 тоннага якын сөт җитештерелә, – бездә бу күрсәткеч 5,5 мең тоннага җитә. Республика – сөт саву буенча илдә лидер. Сатып алу бәяләре түбән булу сәбәпле, безнең товар җитештерүчеләр ай саен миллиард ярым сумнан артык табыш югалта. Бу бик җитди проблема, хәтта бер республика масштабында да бу мәсьәләне хәл итү җиңел түгел. Әмма республика җитәкчелеге тарафыннан бу проблеманы аңлау һәм борчылу бар», – дип басым ясады Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз