news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан аграрийлары көзге культураларны тукландыру планының 40 процентын үтәгән

Татарстан аграрийлары көзге культураларны тукландыру планының 40 процентын үтәгән
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә язгы кыр эшләренең барышы, азык җыю техникасын ремонтлау һәм халыкны яшелчә культуралары орлыклары белән тәэмин итү турында фикер алыштылар. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров чыгыш ясады. Киңәшмәне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов уздырды. Шулай ук Премьер-министр Алексей Песошин һәм ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов катнашты. Бу хакта ТР Рәисе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Көзге культураларны тукландыру 190 мең гектар мәйданда башкарылган, бу планнан 40 процентын тәшкил итә. Күпьеллык үләннәр 60 мең гектар мәйданда ашлама кертелгән – бу планлаштырылган күләмнең 20 процентын тәшкил итә. Эшләр республиканың барлык районнарында да алып барыла, тәүлеккә уртача 66 мең гектарга якын эшкәртелә.Тәтеш районында 5,5 мең гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне тукландыруны төгәлләгәннәр һәм якын көннәрдә көзге культураларны тукландыруны төгәлләргә уйлыйлар.

Республикада тырмалау дәвам итә – туфракта дымны саклап калу өчен мөһим агроприем. Бу эшкә 41 районда керешкәннәр. Барысы 2 млн 360 мең га мәйданда дымны капларга кирәк. хуҗалыкларда 3600 тырмалау агрегаты эшли, аларның гомуми җитештерүчәнлеге тәүлеккә 190 мең гектардан артып китә.

11 районда чәчү кампаниясе башланды инде. Быел сабан чәчүенең гомуми планы 1 млн 730 мең га тәшкил итә, шулардан 820 мең га – бөртекле культуралар һәм 680 мең га-техник культуралар өчен.

Агымдагы сезон өчен 440 мең тонна минераль ашлама сатып алынган, бу гектарга уртача 74,4 кг тәшкил итә. Соңгы ике атнада республикага өстәмә рәвештә тагын 42 мең тонна ашлама керде.

Орлык кайтару дәвам итә. Хуҗалыкларга 86 мең көнбагыш һәм 115 мең кукуруз чәчү берәмлеге кайтарылган инде. Шикәр чөгендере буенча Орлыклар белән тәэмин ителеш 70% ка җиткән.

Бүгенге көнгә аграрийларга 2,4 млрд сум дәүләт ярдәме китерелгән. Федераль бюджеттан финансланучы барлык юнәлешләр буенча диярлек сайлап алулар игълан ителде һәм 1 майга кадәр тагын 1,3 млрд сум күчерү планлаштырыла. Ташламалы кредитлау кысаларында авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре 14,3 млрд сумлык 126 кыска сроклы кредит һәм 3,3 млрд сумлык 13 инвестиция кредиты алганнар инде.

Министр хәбәр иткәнчә, ел саен якынча 15 майдан хуҗалыклар терлек азыгы әзерләүгә керешәләр. Бу вакытка азык җыю техникасын ремонтлауны төгәлләргә кирәк: эшләр 10 майга кадәр тәмамланырга тиеш, ә 12 майдан аны комиссион кабул итү башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot