news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан аграр министрлыгы чыгарылыш сыйныф укучыларына һөнәри юнәлеш бирүдә катнаша

Ведомство вәкилләре Ютазының Урыссу бистәсендә укучылары белән очрашу уздырган.

(Казан, 24 ноябрь, “Татар-информ). Кичә Ютазы муниципаль районының Урыссу шәһәр тибындагы бистәсендә чыгарылыш сыйныфлар укучылары белән очрашу узды. Анда Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының авылны социаль үстерү буенча урынбасары Марат Җәббаров, Ютазы муниципаль районы башлыгы Рөстәм Нуриев, районның Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең механикалаштыру бүлеге башлыгы Азат Мәхмүтов, Казан дәүләт аграр университетының агрономия факультеты деканы урынбасары Леонид Егоров, Н.Э. Бауман ис. Казан дәүләт ветеринар медицина академиясенең икътисад, оештыру, менеджмент һәм мәгълүмати технологияләр кафедрасы мөдире Марс Алиев катнашты, дип хзбзр итә ведомствоның матбугат хезмәте.

«Бүген авыл хуҗалыгы җитештерүендә күп кенә авыр хезмәтләр механикалаштырылган, – диде Азат Мәхмүтов. – Шуңа күрә безгә югары квалификацияле белгечләр кирәк».

Марат Җәббаров авылга белгечләр җәлеп итү һәм аларны анда калдыру буенча Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан башкарыла торган чаралар турында сөйләде. «Шулар арасында – авыл хуҗалыгы предприятиеләре тарафыннан студентларга 10 мең сум күләмендә түләнә торган стипендияләр. Студент белән килешү төзелә, укуын тәмамлаганнан соң ул 5 ел дәвамында авыл хуҗалыгы предприятиесендә эшләргә тиеш була», – дип белдерде ул.
Башкарыла торган чараларның тагын берсе – авыл җирендә яшәүче гражданнарның, шул исәптән яшь гаиләләрнең һәм яшь белгечләрнең торак шартларын яхшырту. Ул «2014-2017 елларга һәм 2020 елга кадәр чорга авыл территорияләрен тотрыклы үстерү» федераль максатчан программа кысаларында башкарыла. Белгечләрне агросәнәгать комплексына эшкә җәлеп итү максатларында авылларда “Арендалы торак” программасы кысаларында йортлар төзелә.

«Бүген аграр тармакка яшь белгечләр бик кирәк, алар районның күп коллективларында – Тукай исемендәге, “АгроМир” һәм башкаларда үзләрен күрсәтә алалар», – диде район башлыгы Рөстәм Нуриев.

Аграр уку йортлары вәкилләре укучыларга үзләрендәге факультетлар һәм уку юнәлешләре, укырга керү шартлары, студентлар тарафыннан башкарыла торган төрле кызыктыргыч чаралар турында сөйләделәр.

news_right_1
news_right_2
news_bot