news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан аграр хәрәкәтенең яшь лидерлары закон чыгаручылар белән очрашты

Очрашуда катнашучылар авыл хуҗалыгын үстерүдә яшь белгечләрнең роле турында фикер алыштылар

(Казан, 25 ноябрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Аграр яшьләр берләшмәсенең район бүлеге лидерлары өчен квалификация күтәрү курсларын тыңлаучылар ТР Дәүләт Советы депутатлары белән очрашты.
Очрашу республика парламенты секретаре Лилия Маврина, ТР Дәүләт Советының экология, табигый байлыклардан файдалану һәм аграр мәсьәләләр комитеты рәисе Валерий Васильев һәм ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасы рәисе Евгений Ефимов катнашында узды.
Очрашуда катнашучылар авыл хуҗалыгын үстерүдә яшь белгечләрнең роле турында фикер алыштылар, шулай ук яшьләрнең тормыш эшчәнлеге өчен шартлар тудыруга, шул исәптә белем бирү, мәшгульлек һәм авылда яшәүче яшьләрне мәгълүматлаштыруга юнәлдерелгән чаралар комплексын карады, дип хәбәр итә ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туристлык министрлыгының матбугат хезмәте.
Евгений Ефимов сүзләренчә, хәзер авыл яшьләрен активлаштыру эшләре “Авыл яшьләре” республика программасы проекты кысаларында Татарстан Республикасы Яшьләр оешмалары советында, ТР Дәүләт Советы каршындагы Иҗтимагый яшьләр палатасында һәм Татарстанның муниципаль берәмлекләрендә дә бара. “Бу эшләрне башкару өчен Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсенең яңадан торгызылуы һәм муниципаль берәмлекләрдә авыл проблемаларына битараф булмаган яшь лидерлар пәйда булуы этәргеч булды. Мин боларның яшьләрне авылда эшләргә һәм агросәнәгать комплексы үсешендә катнашуга җәлеп итәргә ярдәм итәчәгенә ышанам”, - дип саный ул.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100