news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан Африка корпусына хәрбиләр җыя

Татарстан территориясендә Африка корпусында хезмәт итү өчен контракт төзегән хәрбиләр 3,1 миллион сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак. Бу - илдә иң югары түләүләрнең берсе.

Түләү ике өлештән тора: республикадан - 2,7 миллион сум, Саклану министрлыгыннан - 400 мең сум.

Командировкада айлык акчалата түләү 230 мең сумнан башлана.

Кандидатларга карата төп таләпләр:

• РФ гражданлыгы булу;

• рядовой һәм сержант составы өчен – 45 яшькә, офицерлар өчен 55 яшькә кадәр;

• наркотиклар һәм алкоголь белән проблемалар, ВИЧ/СПИД авырулары, гепатитларның булмавы;

• авыр маддәләр буенча хөкемгә тартылмау;

• чит илгә чыгарга рөхсәт булу;

• сәламәтлекнең яхшы булуы;

• хатын-кызлар - медицина белеме булган очракта гына (45 яшькә кадәр);

• эссе климатны яхшы кичерү.

РФ Кораллы көчләре сафларында контракт буенча хезмәт итү, шулай ук премияләр, ташламалар һәм түләүләр турында heroes-tatarstan.ru сайтында яки 117 телефоны буенча белергә була. Шулай ук Контракт буенча хәрби хезмәткә сайлап алу пунктына (1нче разряд) мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Адресы: Казан, Аэропорт урамы, 1/40; телефоны: (843) 221-44-52. Моннан тыш, 117 номеры (ТР территориясендә) һәм 8 800 222 59 00 номеры (башка төбәкләрдә яшәүчеләр өчен) буенча мөрәҗәгать итәргә була.

news_right_1
news_right_2
news_bot