Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстан аерым гражданнарны дарулар белән тәэмин итү өчен 1,1 миллиард сум акча алачак
Гражданнарның аерым категорияләрен медицина препаратлары белән тәэмин итү өчен субвенцияләр күләме 445 миллион сумга артты.
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы гражданнарның аерым категорияләрен дарулар, диетотерапия һәм медицина әйберләре белән тәэмин итү өчен федераль бюджеттан 1,1 миллиард сумга якын акча алачак. Шул хактагы боерык Россия Хөкүмәте сайтында дөнья күргән.
Гражданнарның аерым категорияләрен медицина препаратлары белән тәэмин итү өчен субвенцияләр күләме 445 миллион сумга артты.
2017 елның өченче кварталында социаль ярдәмгә дәгъва кылган гражданнарның саны 3,7 миллион кешегә диярлек күбәйде. Шуңа бәйле рәвештә, бүлеп бирелә торган акчаның күләмен 34,3 миллиард сумга кадәр арттырдылар, диелә документта.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз