news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстан аэропортларында чикләүләр кертелде

«Казан», «Бигеш», «Бөгелмә» аэропортларында һава судноларын кабул итүгә һәм чыгаруга вакытлыча чикләүләр кертелгән. Бу хакта Росавиация хәбәр итә.

27 июльдә 4.48 сәгатьтән Татарстанда пилотсыз очкыч һөҗүме куркыныч режимы гамәлдә. 5.17 сәгатьтә республикада ракета һөҗүме куркынычы игълан ителде. Казанда сиреналар һәм Һава тревогасы турында хәбәр итүләр яңгырады. 5.42 сәгатьтә РСЧС гражданнарга Татарстанның 10 шәһәренә БПЛА һөҗүме куркынычы турында хәбәр итте.

news_right_1
news_right_2
news_bot